«Яшьнәп яшик, күкрәп яшик гомеребез күгендә!» (18+)

6 октябрьдә 12 нче татар китапханәсе Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан «Яшьнәп яшик, күкрәп яшик гомеребез күгендә!» дип  исемләнгән бәйрәм кичәсе уздырды.

Әлеге чарада өлкән яшьтәге китап укучылар катнашты. Кичәне башлап җибәргән китапханәче өлкәннәрне бәйрәм белән котлады, изге теләкләрен, рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Китапханәче бәйрәмнең барлыкка килү тарихы һәм аның традицияләре белән таныштырды. Чараның кунагы язучы, тарих фәннәре кандидаты Фәүзия Бәйрәмова үзенең соңгы елда кылган сәфәрләре, иҗади ачышлары турында сөйләде. Кичәдә өлкәннәребез үзләре белән булган истәлекле хатирәләре белән уртаклаштылар, кызыклы хәлләрне искә алдылар, үзләренең тормыш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар.
Очрашу матур, истә калырлык кичәгә әверелде.

Поделиться: